Шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очрашу (12+)

16 март көнне 12 нче санлы татар китапханәсе укучылар өчен «Шигърият дулкынында» дип исемләнгән кичә уздырды.

Әлфия Ситдыйкова 4
Әлфия С
Әлфия Ситдыйкова 5
IMG-20210316-WA0017
Әлфия Сидыйкова 7

Кичәдә укучылар шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрә, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкова белән очрашты. Чарада китапханәче укучыларны шагыйрәнең иҗаты белән таныштырды. Аның чыгышы язучының иҗатын яктырткан электрон презентация белән үрелеп барды. Шагыйрә үзе турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, шигъри җыентыклары белән таныштырды, кызыклы хатирәләре, шигырь язу серләре белән уртаклашты. Балалар исә сәнгатьле итеп Әлфия Ситдыйкованың шигырьләрен сөйләделәр, язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Кичәдә шагыйрәнең сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
Очрашу бик күңелле һәм дустанә рухта узды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: